2026 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Аттестация комиссиясе, Иҗтимагый совет һәм Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышлары узды.
Аттестация комиссиясе утырышын Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов үткәрде. Дәүләт граждан хезмәткәрләренә планлы аттестация өч елга бер тапкыр үткәрелә. Комиссия бу юлы республика буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең җиде район бүлеге җитәкчесенең һөнәри хезмәт эшчәнлегенә бәя бирде. Комиссия бәяләве буенча, идарәнең барлык дәүләт хезмәткәрләре биләгән вазыйфаларына туры килә, дип танылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнашучылар 2026 елның беренче кварталында дәүләт хезмәтләре күрсәтү мониторингын (гражданнарның дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсе) тыңладылар.
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләрен карады. 2026 елның беренче кварталында «Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» программасының үтәлеше турында доклад тыңланды.
Үткәрелгән чаралар идарәнең ачык булуын һәм аның кадрлар эшен һәм коррупциягә каршы сәясәтне камилләштерергә омтылуын ассызыклый.
Эльмира Галиева – оештыру-хокукый һәм кадрлар эше бүлегенең әйдәп баручы белгече – коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат.