Агымдагы елның 1 ноябрендә, эш графигына ярашлы рәвештә, Зеленодольск шәһәренең «Вездеход» ҖЧҖ базасында уку курсларын тәмамлаганнан соң «В, С, Д, Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар узды.
2023 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты – 09.00 башлап 12.00 кадәр.
Агымдагы елның 31 октябрендә «Мамадыш торак-коммуналь хуҗалыгы» ҖЧҖ үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау үткәрелде.
31 октябрьдә Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
2023 елның 30 октябрендә «Балык Бистәсе агротехник техникумы» ДАҺБУ базасында «А1», «В», «С», «D» һәм «Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә территориаль бүлекчәләрнең җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды, әлеге чара барышында III кварталдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2023 елның IV кварталына бурычлар билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мөнир Гафиятуллин рәислегендә Иҗтимагый совет утырышы узды.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 52 статьясына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе юридик затлар, шәхси эшкуарлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне үтәү максатыннан профилактик визитлар үткәрә.
Агымдагы елның 25 октябрендә «Татспиртпром» АҖ филиалы «Мамадыш спирт заводы» базасында үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде.
Расланган графикка ярашлы рәвештә, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелә.