Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында техник карау уздырылды

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Расланган графикка ярашлы рәвештә, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелә. 2023 елның 25 октябрендә техник тикшерү «Аммоний» АҖдә уздырылды. Милекче 21 берәмлек техникасын әзерләп куйган иде. Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. ЮХИ, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук милекчеләргә дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләре күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында да мәгълүмат җиткерелде.

     Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International