ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Төп авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланганнан соң, җәлеп ителгән техника ремонтланырга һәм киләсе сезонга кадәр озак саклауга куелырга тиеш. Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм дөрес итеп кую аны эксплуатацияләүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора, техниканың хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләре вакытында ватылмаска мөмкинлек бирә.


25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2023 елның 25 октябрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте.


24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналар һәм тагылмалы тракторларны техник тикшерүнең расланган графигына ярашлы рәвештә, 2023 елның 20 октябрендә Питрәч муниципаль районында «Мехуборка КЗН» ҖЧҖ техник карау үткәрелде.

23 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «Цеолиты Поволжья»ААҖдә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде.

2023 елның 18 октябрендә, Балтач муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә, «Техниканы кышкы саклауга кую һәм техниканы 2024 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына район семинар-киңәшмәсе узды.


20
октябрь, 2023 ел
җомга

Бүген, 2023 елның 20 октябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов Тукай муниципаль районына эш визиты белән килде.

2023 елның 25 октябрендә Яңа Чишмә муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты – 09.00 башлап 12.00 кадәр.


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 18 октябрендә «Техно заводы» филиалы ҖЧҖдә еллык техник карау уздырылды.


17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Менделеевск муниципаль районында физик затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелергә тиешле техник карау үткәрелде.

2023 елның 17 октябрендә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «А1, АII, АIII, В, С, Д, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International