Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында гражданнарны кабул итү булды

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2023 елның 25 октябрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 4 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында физик затларга караган үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу, исәпкә кую, техник тикшерү уздыру, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, шулай ук укыту мәсьәләләре каралды.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International