Бүген, 2023 елның 20 октябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов Тукай муниципаль районына эш визиты белән килде һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрен котлады һәм районның күренекле хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук чара кысаларында районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсе дә оештырылды.