Төп авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланганнан соң, җәлеп ителгән техника ремонтланырга һәм киләсе сезонга кадәр озак саклауга куелырга тиеш. Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм дөрес итеп кую аны эксплуатацияләүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора, техниканың хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләре вакытында ватылмаска мөмкинлек бирә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алып барылган эшләр белән танышу максатыннан күчмә эш алып барыла. Җаваплы кешеләр һәм механизаторлар өчен консультацияләр, аңлатмалар, үгет-нәсихәт бирелә, хаталар һәм искәрмәләр күрсәтелә.
Алда АСК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм МТП авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс көтә, ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән игълан ителәчәк.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.