2023 елның 18 октябрендә, Балтач муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә, «Техниканы кышкы саклауга кую һәм техниканы 2024 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына район семинар-киңәшмәсе узды. Семинар-киңәшмәнең гамәли өлеше «Яңа тормыш» АҖ базасында үткәрелде. Аның хуҗалыгы мисалында киңәшмәдә катнашучылар авыл хуҗалыгы техникасын алда торган язгы кыр эшләренә сыйфатлы әзерләү эшләре белән таныштылар. Шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга әзерләү буенча югары бәя алынды. Барлык катнашучылар да булган җылы ремонт остаханәсен аерым бәяләп үттеләр. Киңәшмәдә доклад белән «Яңа тормыш» АҖ җитәкчесе Сәйфетдинов Мәгъсүмҗан Равил улы, Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәбиуллин Фирдәүс Рафаил улы, авыл хуҗалыгы формированиеләре инженеры, Балтач районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Габдрахманов Марат Ренат улы, шулай ук агросәнәгать комплексы партнерлары чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының Балтач районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Р.Габдрахманов үз докладында кыр эшләреннән азат ителгән авыл хуҗалыгы машиналарын, техникасын саклауга вакытында һәм сыйфатлы куюны тәэмин итү буенча төп моментларга игътибар итте. Эш барышында машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштыруга, катлаулы техниканың җитешсезлекләрен эзләүгә, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктларын һәм остаханәләрне салкыннар җиткәнче кышкы чорга әзерләүгә игътибар бирелә. Дөрес саклауны тәэмин итү машина-трактор паркының ныклыгын һәм югары техник әзерлеген арттыручы факторларның берсе булып тора. Татарстан Республикасының Балтач районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы техниканы 2024 елның язгы техник каравына әзерләүне алдан ук башларга тәкъдим итте. Шулай ук район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алдынгы белгечләренә дипломнар һәм грамоталар тапшырылды.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.