Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында техник карау уздырылды

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Менделеевск муниципаль районында физик затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелергә тиешле техник карау үткәрелде. Милекчеләр үз техникаларын тикшерү өчен әзерлиләр һәм тәкъдим итә. Техник тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары, янгын сүндерү чаралары булуы тикшерелә. Нәтиҗәләр буенча техникага техник тикшерү талоннары биреләчәк.

ЮХИ, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук милекчеләргә дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләре күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International