23 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «Цеолиты Поволжья»ААҖдә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде. Техник тикшерүгә барлыгы 7 махсус техника берәмлеге тәкъдим ителгән иде, шул исәптән Татар Шатаршаны карьеры территориясендә 4 берәмлек һәм Иске Чүпрәле авылында урнашкан фасовкалау цехында 3 берәмлек техника каралды. Механизаторларның тиешле категорияле таныклыклары һәм беркетелгән махсус техникада эшләү өчен квалификацияләре бар. Техник тикшерү барышында машиналарның техник торышы, үзйөрешле машиналарны янгын сүндерүчеләр, дару кирәк-яраклары, кире чигенүгә каршы таянычлар белән комплектлау мәсьәләсе тикшерелде. Әлеге машиналар махсус шартларда файдаланыла. Техник тикшерүнең төп максаты – кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, милекнең сакланышы, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү. Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде һәм җаваплы вазыйфаи затлар һәм механизаторлар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. 6 берәмлек техника техник карау узды, бер берәмлеккә техник карау акты рәсмиләштерелде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.