Агымдагы елның 1 ноябрендә, эш графигына ярашлы рәвештә, Зеленодольск шәһәренең «Вездеход» ҖЧҖ базасында уку курсларын тәмамлаганнан соң «В, С, Д, Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар узды. Заявка биргән 10 студент арасыннан имтиханнарга 6 студент килде һәм кертелде. Имтиханның теоретик һәм практик өлешен беренче тапкыр 5 студент уңышлы тапшырды, алар укуга бәйле рәвештә тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтиханнар нигезләмә нигезендә, беренчесен тапшырганнан соң җиде көн узгач билгеләнде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.