Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «АІ» һәм «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

31 октябрьдә Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АI» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

     Имтиханнарга нибары 5 кеше кертелде, барлык студентлар теоретик һәм практик имтиханны уңышлы тапшыра алдылар. Барлык студентларга квадроциклларны һәм кар машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре турында инструктаж үткәрелде, шулай ук дәүләт хезмәтләре сайты аша тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру һәм бирү буенча хезмәтләрдән файдалана алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде. Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан имтихан тапшыру урыны буенча тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы биреләчәк.

 

      Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International