Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә территориаль бүлекчәләрнең җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды, әлеге чара барышында III кварталдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2023 елның IV кварталына бурычлар билгеләнде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов ачты. Шулай ук коллективка яңа хезмәткәрләр дә тәкъдим ителде.
Күзәтчелек һәм автоматлаштырылган исәп-хисап бүлеге башлыгы Рәдис Кадыйров «Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте эшчәнлеген камилләштерү» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Аттракционнарны күзәтү һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлегенең әйдәп баручы белгече Сергей Грачев Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталын дәүләт техник күзәтчелеге хезмәте эшчәнлегендә куллану турында сөйләде.
Территориаль бүлекләрнең җитәкчеләре алып барылган күзәтчелек эшчәнлеге, күрсәтелгән дәүләт хезмәтләре турында хисап тотты.