Балык Бистәсе агротехник техникумында имтиханнар узды

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

2023 елның 30 октябрендә «Балык Бистәсе агротехник техникумы» ДАҺБУ базасында «А1», «В», «С», «D» һәм «Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды.  Имтиханда 20 укучы катнашты. Шуларның 8е төрле категорияләр буенча тапшыра алмадылар. Уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер бүлмәсендә имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеше «Трактородром»да узды.  Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләргә авырлыклар, уңышсызлыклар һәм башка каршылыклар яныннан узарга, үзйөрешле машина белән идарә иткәндә үзләрен ышанычлы хис итәргә, куелган максатларга омтылырга һәм ирешергә телибез! Тапшыра алмаганнар өчен кабат имтихан ким дигәндә  7 көннән соң үткәреләчәк. Исегезгә төшерәбез, гражданнар дәүләт хезмәтләре порталы аша тракторчы таныклыгы алу өчен гариза бирә алалар.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International