Бүген, 2023 елның 9 ноябрендә Базарлы Матак авылының район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрен котлады һәм районның күренекле хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
