Кайбыч муниципаль районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куела

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Төп авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланганнан соң, җәлеп ителгән техника ремонтланырга һәм киләсе сезонга кадәр озак саклауга куелырга тиеш. Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм дөрес итеп кую аны эксплуатацияләүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора, техниканың хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләре вакытында ватылмаска мөмкинлек бирә.

   Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алып барылган эшләр белән танышу максатыннан күчмә эш алып барыла. Җаваплы кешеләр һәм механизаторлар өчен консультацияләр, аңлатмалар, үгет-нәсихәт бирелә, хаталар һәм искәрмәләр күрсәтелә.    

   Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм баш инженерларына авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую эшен төгәлләү һәм техникага хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен оештыру бурычы куела.

 

      Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International