Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2023 елның 8 ноябрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 3 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында техник тикшерү узу һәм тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру мәсьәләләре каралды.
Бүген шулай ук Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы вазыйфасына билгеләнгән Максим Петрович Курковны да тәкъдим иттеләр.