3 нче кварталның беренче аенда Сарман муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан октябрь аена җиткерелгән план һәм 2023 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде. 14 теркәү гамәлләре үткәрелде, алар барышында 5 берәмлек үзйөрешле техника теркәлде һәм 9 берәмлек теркәү исәбеннән төшерелде. Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә физик һәм юридик затларга караган 59 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Моннан тыш, 23 тракторчы-машинист таныклыгы алмаштыру тәртибендә бирелде. Гражданнарны кабул итү барышында төрле мәсьәләләр буенча дәүләт хезмәтләре порталыннан нәтиҗәле файдалану буенча аңлату эшләре алып барылды.
27 һәм 30 октябрьдә, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм аларны дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп кышкы саклауга кую торышы белән таныштылар. Хуҗалыкларны тикшерү барышында эшләрне дөрес һәм куркынычсыз алып бару буенча киңәшләр җиткерелде.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.