2023 елның 7 ноябрендә Әгерҗе муниципаль районының «Иминлек» ҖЧҖендә «В» һәм «С» категорияле үзйөрешле машиналар һәм «А1» категориясендәге моточаралар белән идарә итү хокукына имтихан узды. Имтиханнарга кертелгән 30 кешенең өчесе килмәде. А1 категориясе буенча – 17, В һәм С категорияләре буенча 19 кеше сынауларны уңышлы узды, өчесе куркынычсыз эксплуатация буенча теоретик өлешне һәм берсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшыра алмады. Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.