Кар һәм сазлык машиналарында йөрү өчен А1 ачык категорияле тракторчы-машинист таныклыгы таләп ителә, ул мотоцикллар белән идарә итү хокукын бирә.
.jpg)
Мондый хокукларны ничә яшьтән алырга мөмкин дигән сорау актуаль. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә кертү һәм тракторчы-машинист таныклыкларын бирү кагыйдәләрен раслау турында" 1999 елның 12 июлендәге 796 номерлы карарына ярашлы рәвештә, 16 яше тулган кешеләр имтиханга кертелеп, үзйөрешле машиналар белән идарә итүдә законлы мөмкинлек ала.
Укуны тәмамлагач, тиешле квалификация имтиханнарын — теория һәм практиканы тапшырырга кирәк.
«ЦПК-Татнефть» хосусый мәгариф учреждениесенең Лениногорск филиалы мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләп чыгарды. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы укучылардан имтихан алды. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр.
Практик имтихан кар басуында узды.
Имтиханга заявка биргән 11 курсантның 9ы аны уңышлы тапшырды.
Материалларны дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә тапшырганнан соң алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алачак.
Шулай ук Лениногорск нефть техникумы мототранспорт чаралары йөртүчеләре төркемен әзерләп чыгарды. Агымдагы елның 3 ноябрендә укучылардан имтихан кабул ителде. Имтиханның теория өлеше уку йортының уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда хәл иттеләр, анда имтихан нәтиҗәләрен автоматик режимда бирә торган махсус программа урнаштырылган иде. Практик өлештә имтихан бирүчеләрнең кардан һәм сазлыктан йөри торган транспортны йөртү күнекмәләре тикшерелде.
Имтиханнарга заявка биргән 14 курсантның барысы да аны уңышлы тапшырды. Тиздән алар шулай ук АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.