ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү мәсьәләләре буенча конкурс үткәрелде.

Комиссия тарафыннан техниканы озак вакытлы саклауга кую, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыру, шулай ук техниканы 2024 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү барышы тикшерелде.

Баулы муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс уздырылды.

Ел саен урып-җыю һәм көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң, авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында машина-трактор паркларында авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытлы саклауга кую һәм ремонт процессын оештыру эшләрен иң яхшы оештыруга республика смотр-конкурсы үткәрелә. 

2023 елның 14 ноябрендә Әгерҗе муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  агросәнәгать комплексында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс үткәрү турындагы боерыгына ярашлы рәвештә, хуҗалыклар арасында конкурс узды.


14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

«ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм» РИДБ Буа җирле оешмасының укыту базасында оештырылган «AI» категорияле мототранспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләүнең айлык курслары тәмамланганнан соң, агымдагы елның 13 ноябрендә чираттагы чыгарылыш квалификация имтиханы уздырылды. 


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

Көзге кыр эшләре тәмамлану белән Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә урып-җыю, азык әзерләү һәм туфрак эшкәртү техникасын кышка озак вакытлы саклауга кую дәвам итә.

«Профессионалъ» ҖЧҖ базасында «А1», «B», «С», «D», «E» «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды, аларны тапшыруга 53 кеше заявка биргән иде.

«Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшер!» Бөтенроссия онлайн-конкурсы

2023 елның 9 ноябрендә Әтнә муниципаль районының «Таң» АХСК базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең инженер-техник персоналының ремонт эшләрен уздыру һәм техниканы саклауга куюны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International