Баулы муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

2023 елның 14 ноябрендә авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Л.Ф.Галиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.М.Талипов, Баулы районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.М.Мөхәммәтҗанов, «Россельхозцентр» ФДБУның ТР буенча район бүлеге башлыгы Н.М.Галиуллин катнашында Баулы муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс уздырылды.

   Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны КФХ Г.С.Миңнуллин (гомуми 69 балл) алды, икенче урында – «Берлек» ҖЧҖ (гомуми 68 балл) һәм өченче урында – Исламгалиевлар КФХ.

 

   Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International