2023 елның 9 ноябрендә Әтнә муниципаль районының «Таң» АХСК базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең инженер-техник персоналының ремонт эшләрен уздыру һәм техниканы саклауга куюны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмәсе узды. Техниканы саклаганда ГОСТ таләпләрен үтәү, көзге-кышкы чорда авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау мәсьәләләре каралды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров машиналарны эксплуатацияләгәндә һәм ремонтлаганда куркынычсызлык мәсьәләләре, шулай ук гамәлдән чыгарылган техниканы исәптән төшерү кирәклеге турында сөйләде.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.