Ел саен урып-җыю һәм көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң, авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында машина-трактор паркларында авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытлы саклауга кую һәм ремонт процессын оештыру эшләрен иң яхшы оештыруга республика смотр-конкурсы үткәрелә. Соңгы елларда техник потенциалны яңарту дәрәҗәсе сизелерлек кимегән, шуңа күрә аларга сакчыл караш мәсьәләләре беренче чиратлы әһәмияткә ия. Хуҗалыкларда ел дәвамында тиешле тәртипне саклауга зур игътибар бирелә. 14 ноябрьдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында Актаныш районы буенча смотр-конкурска йомгак ясалды. Иң яхшы күрсәткечләргә «Әнәк агрофирмасы» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ, «Актаныш агрофирмасы» ҖЧҖ, «Башак» ҖЧҖ, «Алга» ҖЧҖ, «Тамыр» ҖЧҖ иреште. Күп хуҗалыкларда чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын ремонтлау-торгызу эшләре төгәлләнгән инде. Азык һәм ашлык җыю комбайннарын ремонтлау процессын оештыруга басым ясалды.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.