Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында техниканы озак вакытлы саклауга кую һәм 2024 елның язгы кыр эшләренә әзерләү барышы тикшерелде

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

2023 елның 13 ноябрендә Кама Тамагы муниципаль районында Татарстан Республикасы асвыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р. Гайнуллов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексы инженер-техник бүлеге башлыгы урынбасары Н.К.Алиуллов җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан техниканы озак вакытлы саклауга кую, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыру, шулай ук техниканы 2024 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү барышы тикшерелде. Шулай ук комиссия эшендә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе И.И.Вәлиев, авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация бүлеге белгечләре, район дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

   Тикшерү нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны – «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ, 2 нче урынны «Олы Кариле» ҖЧҖ алды.

   Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International