«ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм» РИДБ Буа җирле оешмасында чираттагы мәртәбә квалификация имтиханы уздырылды

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

«ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм» РИДБ Буа җирле оешмасының укыту базасында оештырылган «AI» категорияле мототранспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләүнең айлык курслары тәмамланганнан соң, агымдагы елның 13 ноябрендә чираттагы чыгарылыш квалификация имтиханы уздырылды. Имтиханны тапшыруда исемлек буенча элегрәк заявка биргән 8 кешенең 8е дә катнашты. Имтиханда катнашучыларның барысы да имтиханның теоретик һәм практик өлешләрен уңышлы тапшырдылар. Чара тәмамлангач, кечкенә киңәшмә барышында узган имтиханга нәтиҗә ясалды, алар буенча тиешле беркетмә төзелде һәм соңыннан «Гостехнадзор-Эксперт» автоматлаштырылган исәп базасына кертелде. Шулай ук тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба эш итү мәсьәләләре каралды, анда «Дәүләт хезмәтләре» белешмә-мәгълүмат интернет-порталының интерактив хезмәтләреннән файдаланырга киңәш ителде.

 

Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International