Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую

2023 елның 10 ноябре, җомга

Көзге кыр эшләре тәмамлану белән Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә урып-җыю, азык әзерләү һәм туфрак эшкәртү техникасын кышка озак вакытлы саклауга кую дәвам итә. Техниканы сыйфатлы саклау киләсе сезонда кыйммәтле запас частьләр (югары басымлы җиңсәләр, подшипниклар, чылбырлар, авторезиннар, гидроцилиндрлар һ.б.) сатып алуга экономия рәвешендә техника хуҗаларының финанс иминлеген тәэмин итәчәк. Бу турыда «Авыл хуҗалыгында кулланыла торган техника. Саклау кагыйдәләре»  ГОСТ-7751-2009 таләпләрендә җентекләп язылган.

    Бүгенге көндә В.А.Козлов һәм А.Е. Козлов, А.М.Карпов крестьян-фермер хуҗалыкларында техника сыйфатлы итеп һәм таләпләргә туры китереп саклауга куелган. «Закрома» ҖЧҖ, М.И.Козлов КФХ, «Игенче» ҖЧҖ һәм районның башка агросәнәгать комплексы субъектларында саклауга кую эше яхшы темплар белән бара.

 

    Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International