Техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

2023 елның 14 ноябрендә Әгерҗе муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  агросәнәгать комплексында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс үткәрү турындагы боерыгына ярашлы рәвештә, хуҗалыклар арасында конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге башлыгы И.Х.Габбасов җитәкчелегендәге комиссия машина-трактор паркларының торышын бәяләде. Комиссия эшендә Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Г. Гатауллин, ПМО консультанты Ф.Г.Йосыпов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе К.В.Гыймазов, шулай ук районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны «Нәүрүз» ҖЧҖ, 2 нче урынны «Назяр» ҖЧҖ һәм 3 нче урынны М.М. Мөхәммәдиев КФХ алды.

           

    Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International