ТР Нурлат муниципаль районы «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы базасында «AI» категориясе буенча имтиханнар узды

2023 елның 10 ноябре, җомга

«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе базасында «AI» категориясе буенча мототранспорт чаралары белән эш итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Сынаулар махсус җиһазландырылган мәйданчыкта квадроциклда тапшырылды. Сынау тапшырырга тиешле 21 кандидатның имтиханга 13е килде, теория өлешен 11 кеше уңышлы тапшырды һәм гамәли өлешкә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган курсантлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

    7 көннән соң имтиханны яңадан тапшырып карау мөмкин булачак.

 

    Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International