2020 елның 2 декабрендә Азнакай шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесендә «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Нурлат районында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча даими рейд чаралары үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров машина-трактор парклары объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру, техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау турында сөйләде.
2020 елның 14 декабрендә 12.00-20.00 сәгатьләрдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
2020 елның 26 ноябрендә Кукмара шәһәре һәм Кукмара муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 10 айлык әзерлек узган укучылар арасында «С» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтихан кабул ителде.
26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүен билгеләү максатларында дәүләт граждан хезмәткәрләренә аттестация үткәрелде.
25 ноябрьдә «Диаз» УПП ҖЧҖ автомәктәбе базасында «В, С» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
2019 елның 31 октябрендә «Кузница кадров» хосусый уку йорты автомәктәбе базасында «АІ, В, С, D, Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган урынга чыгып кабул итү графигы нигезендә, 2020 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны һәм юридик затларның вәкилләрен шәхсән кабул итте.
2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» ДАҺБУ 10 айлык курсларны тәмамлаучылар арасында «В», «С», «Д», «Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан үткәрелде.