2019 елның 31 октябрендә «Кузница кадров» хосусый уку йорты автомәктәбе базасында «АІ, В, С, D, Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен сынауга 30 кеше кертелде. 24 кеше сынауның теоретик өлешен уңышлы тапшырды һәм имтиханның практик өлешенә кертелде, анысын барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
М.Р.Әхмәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге башлыгы.