2020 елның 14 декабрендә – Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне!

2020 елның 27 ноябре, җомга

     2020 елның 14 декабрендә 12.00-20.00 сәгатьләрдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

     Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә кабул итү түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36, 101 офис.

     Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

     үзйөрешле машиналарның һәм техниканың, аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә төбәк дәүләт күзәтчелеге;

     тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны теркәү, шулай ук аларга дәүләт теркәү билгеләре бирү (Россия Федерациясе Кораллы Көчләре һәм Россия Федерациясенең башка гаскәрләре машиналарыннан тыш);

     Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә теркәлгән үзйөрешле техникага даими дәүләт техник тикшерүләрен уздыру;

     үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итү һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү;

     белем бирү учреждениеләренә тиешле органнарда аккредитацияләүгә һәм күрсәтелгән учреждениеләргә үзйөрешле техника буенча тракторчы-машина йөртүчеләр әзерләү хокукына лицензияләр бирүгә бәйле мәсьәләне карау өчен белем бирү процессының җиһазланыш һәм тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында таныклыклар бирү;

       хуҗаларының, дәүләт органнарының һәм башка органнарның гаризалары буенча күзәтчелектәге машиналарның һәм җайланмаларның техник торышын бәяләү һәм калдык ресурсларын билгеләү;

       күзәтчелектәге машиналар һәм җайланмалар хуҗаларының сатылган яки төзекләндерелгән техниканың тиешле сыйфатта булмавы турындагы ризасызлыкларын карап тикшерү комиссияләрендә катнашу;

     үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре хуҗаларының транспорт чарасы хуҗасын алмаштыруга бәйле теркәү гамәлләрен башкарганда һәм үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышы өлкәсендә күзәтчелек буенча башка вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын иминләштерү бурычларын тикшереп тору (үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник караудан тыш);

     Россия Федерациясе законнары нигезендә административ хокук бозулар турында эшләр башкару;

     Россия Федерациясе законнарына туры китереп, теркәүгә алынган яисә исәптән төшерелгән үзйөрешле техника, аттракционнар һәм аларның хуҗалары турындагы белешмәләрне салым, суд, хокук саклау органнарына тапшыру;

     Татарстан Республикасы территориясендә техник карау өлкәсендә Россия Федерациясе законнары үтәлеше буенча техник тикшерү үткәрүне оештыру һәм мониторинг үткәрү чараларын күрү;

     махсус юл транспортын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм махсус юл транспортынннан файдалану кагыйдәләре үтәлешенә федераль дәүләт контроле;

     аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу.

     Кабул итүгә алдан язылу (843) 221-77-85 телефоны буенча алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International