2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» ДАҺБУ 10 айлык курсларны тәмамлаучылар арасында «В», «С», «Д», «Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан үткәрелде. Имтиханнар 4 этапта үткәрелде: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртү буенча гамәли күнекмәләр. Машина йөртү буенча имтихан тапшырыр алдыннан үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде, Т-150К, МТЗ-1221, МТЗ-82, Т-25А һәм мод.95032 трактор ярымтагылмасының техник торышына дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерү уздырылды.
Имтиханга барлыгы 17 кеше кертелде, шуларның 15е сынауны уңышлы тапшырды.
Җиде көннән соң имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.
И.И.Шәйхатдаров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.