Азнакай шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесендә имтиханнар узды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

2020 елның 2 декабрендә Азнакай шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесендә «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен 4 кеше сынауга кертелде, шуларның 4се теория өлешенә килде, 4 кеше имтиханның практик өлешенә кертелде, барысы да аны уңышлы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кандидатлар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.          

Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International