9 декабрьдә Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов агросәнәгать тармагын техник модернизацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
2020 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте.
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
Иксез-чиксез ак кырлары, боз өстендә балык тотып, билдән кар ерып, урманга ау белән чыга торган кыш килеп җитте.
2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне хәзерге вакытта COVID-19 инфекциясе таралу хәтәре югары дәрәҗәдә булуы аркасында эпидемиологик хәл яхшырган вакытка кадәр күчерелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре бүлеге тарафыннан, 2020 елга эш планы нигезендә, моточараларны эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген, куркынычсызлык техникасын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү максатларында, 2020 елның 7 декабреннән 26 декабренә кадәрге чорда «Снегоход-2020» профилактик операциясен үткәрү планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов 2020 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе боерыгы нигезендә Әлки муниципаль районында сәнәгать предприятиеләрендә техник караулар уздыру эше дәвам итә.
2020 елның 28 октябреннән башлап Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының «Көчле сулыш юллары вирус инфекцияләре һәм грипп белән авыручылар санының сезонлы артуы чорында COVID-19 таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар турында» 2020 елның 16 октябрендәге 31 номерлы карары (алга таба – карар) үз көченә керде.
2020 елның 1 декабрендә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «AII, С, D, Е,» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте.