9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бу көнне 2003 елда Мексикада БМОның Коррупциягә каршы конвенциясенә кул кую мөмкинлеге ачыла. Документ имзаланган дәүләтләргә ришвәт, бюджет акчаларын урлау һәм коррупциячел керемнәрне юк итүне җинаять дип игълан итүне йөкли.

2004 елдан башлап, БМО инициативасы буенча, ел саен 9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясендә күрсәтелгәнчә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен гамәлгә куюның максаты – коррупция проблемасын һәм аңа каршы көрәштә Конвенциянең ролен аңлауны тирәнәйтү.

Коррупция – катлаулы социаль, сәяси һәм икътисадый күренеш. Ул демократик институтларны җимерә, икътисадый үсешне акрынайта һәм илнең дәүләт нигезләрен какшата. Коррупциягә каршы тору – гомумдәүләт бурычы.

Безнең илдә һәм Республикада коррупциягә каршы тору буенча актив эш алып барыла. Әмма нәтиҗәгә дәүләт һәм җәмгыятьнең уртак тырышлыгы белән генә ирешергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International