Битлек режимын үтәү буенча рейд

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 28 октябреннән башлап Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының «Көчле сулыш юллары вирус инфекцияләре һәм грипп белән авыручылар санының сезонлы артуы чорында COVID-19 таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар турында» 2020 елның 16 октябрендәге 31 номерлы карары (алга таба – карар) үз көченә керде.

Карар нигезендә Россия Федерациясе территориясендә булган затларның кешеләр күпләп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләреннән йөртүен тәэмин итү бурычы каралган.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге хезмәткәрләре 2020 елның 1 декабрендә җәмәгать транспортында, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларында битлек режимын саклауны тикшерү буенча Казан шәһәренең төрле районнарында рейд үткәрде. Рейд чараларын үткәргәндә 10 сәүдә һәм җәмәгать туклануы объекты тикшерелде.

Гаепле затларга карата ачыкланган бозу фактлары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Административ хокук бозу турында Россия Федерациясе кодексының 20.6 ст. 1 өлеше буенча 1 беркетмә төзелде, материаллар карап тикшерү һәм җәза чарасын сайлау өчен судларга җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International