9 декабрьдә Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов агросәнәгать тармагын техник модернизацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнашты.
Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, 2020 елда Татарстан сатып алына торган техника саны һәм ташламалы кредит бирү һәм авыл хуҗалыгы техникасына лизинг программалары буенча алда бара.
Ел башыннан Татарстанда 2350 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы, шул исәптән 410 трактор, 187 ашлык җыю һәм 53 азык җыю комбайны, 1700дән артык башка авыл хуҗалыгы машиналары һәм җайланмалары сатып алынган. Сатып алынган тракторларның яртысыннан артыгы (200 берәмлек) энергиягә бай, егәрлеге 250 ат көченнән артык.
Шул исәптән агымдагы елда «Росагролизинг» АҖ адресына 1176 берәмлек техникага 1100 якын гариза бирелгән. 4,1 млрд.сумлык 1038 авыл хуҗалыгы машинасы, шул исәптән 197 трактор, 114 комбайн, 204 техника һәм аларга тагылма, 523 башка авыл хуҗалыгы машинасы һәм җиһазлары лизингка тапшырылган.
Шулай итеп, Росагролизингның ташламалы лизинг продуктлары һәм техниканың 40% кадәр бәясе, беренче һәм агымдагы лизинг түләүләре субсидияләнгән техниканы яңадан җиһазлау буенча Республика программасы авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуга сизелерлек этәргеч биргән.
Авыл хуҗалыгы формированиеләренең техник базасын актив модернизацияләү нәтиҗәсендә соңгы 5 елда энергия белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен 100 гектар чәчүлек җиренә 18 а.к. (154тән
172 а.к. кадәр) дәрәҗәсендә арттыру мөмкин булган, шул исәптән быел 8 а.к. арттырылган (164 тән 172 а.к. кадәр).
Җитештерүне модернизацияләү – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның хәлиткеч механизмнарының берсе. (2015 елдан башлап республиканың агросәнәгать комплексында 1 хезмәткәргә хезмәт җитештерүчәнлеге 2019 елда 1,4 млн. сумнан 2,2 млн. сумга кадәр арткан (+800 мең сум)).
Энергиягә бай, тракторларга һәм югары җитештерүчән комбайннарга, катнаш һәм киң колачлы туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларына юнәлеш бирү югарыда күрсәтелгән күрсәткечләргә ирешергә, конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерергә, механизаторлар өчен уңайлы хезмәт шартлары тудырырга һәм аларга лаеклы хезмәт хакы түләргә мөмкинлек бирә.
Якындагы елларга бурыч – җитештерүне өзлексез модернизацияләп, энергия белән тәэмин ителешне 200 а.к. кадәр җиткерү.