Теләче районында «Снегоход» операциясе

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Иксез-чиксез ак кырлары, боз өстендә балык тотып, билдән кар ерып, урманга ау белән чыга торган кыш килеп җитте. Кар тузанын туздырып кыргый машиналар – кар чаналары, ягъни кар буенча хәрәкәт итү өчен билгеләнгән транспорт чаралары йөри, алар карлы юлда ышанычлы юлдаш ролен үти.

Кар чанасы урамнардан һәм уртак файдаланудагы юллардан йөрү өчен билгеләнмәгән. Ләкин карлы начар юллардан да, шулай башка бүтән, башка транспорт чаралары йөри торган юллардан йөргәндә дә, машина йөртүче Юл хәрәкәте кагыйдәләренә буйсынырга, андагы таләпләрне катгый рәвештә үтәргә бурычлы.

Ләкин көндәлек тормышта мондый төр транспорт хуҗаларының барысы да аларны куркынычсыз эксплуатацияләүгә җаваплы карамый. Кар чаналарын йөртүчеләр үзләренең, башкаларның иминлеге һәм әйләнә-тирәлекне яклау өчен үзләре җаваплы булуын онытып җибәрәләр. Кайчак мондый җавапсызлык катлаулы җәрәхәт алуга яки хәтта һәлак булуга да китереп чыгарырга мөмкин.

Төрле юллардан җилдерүче моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылуны булдырмау һәм профилактикалау максатларында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең боерыгы нигезендә 2020 елның 7 декабреннән 26 декабренә кадәрге чорда «Снегоход» операциясе игълан ителде. 

Операция барышында теркәү кагыйдәләрен үтәүгә һәм машиналарга техник карау уздырылуга аеруча зур игътибар бирелә. Һәр машина һәм һәр транспорт хуҗасы гамәлдәге законнарның таләпләрен үтәве-үтәмәвенә карата җитди тикшерү уза.

Чагыштырмача зур булмаган Теләче районында 25 берәмлек шундый техника теркәлгән. Операция башлануга шулар арасыннан 18 берәмлеккә техник карау уздырылды. Калганнары контрольдә һәм ел ахырына кадәр тикшереләчәк.

Ә закон бозучыларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексы буенча чаралар күреләчәк.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International