12 декабрь көнне «Апас аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «АІ категорияле төрле юлдан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүче» программасы буенча 204 нче уку төркемендә имтиханнар узды.
2020 елның 13 декабрендә, Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, балык саклау инспекторы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы белән берлектә, «Снегоход-2020» операциясе уздырылды.
9 декабрьдә «Арча агросәнәгать һөнәр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең Балтач муниципаль районындагы 2 нче филиалы базасында үзйөрешле техникага ел саен уздырыла торган техник карау уздырылды, анда 8 берәмлек техника күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең «Снегоход» операциясен үткәрү турындагы боерыгы нигезендә, 2020 елның 12 декабрендә Кама елгасы акваториясендә төрле юлдан йөри торган мототранспорт чараларын кулланганда хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд үткәрелде.
«СНЕГОХОД 2020» операциясе
2020 елның 11 декабрендә «МОСТ» ҖЧҖендә тракторларга һәм махсус техникага техник карау уздырылды. Карауга 15 берәмлек техника күрсәтелде.
2020 елның 10 декабрендә Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумында «В» «С», «D», «Е» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга юл йөрү кагыйдәләрен һәм практикада транспортны йөртеп карый белүгә карата үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча квалификация имтиханнары узды.
2020 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттракционнарга һәм махсус юл транспортына күзәтчелек һәм дәүләт контроле бүлеге хезмәткәрләре, Казан шәһәре транспорт комитеты, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, Казан шәһәре метрополитены территориясендә гражданнарда метрополитенда булганда сулыш алу органнарының шәхси саклану чаралары булуын тикшереп торуны көчәйтү буенча чара үткәрде.
Эш климатын яхшырту һәм контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан административ басымны киметү максатларында, «Сыналган бизнес» интернет-порталында «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы эшли башлаган, ул уздырылган тикшерүләр нәтиҗәләре буенча бизнестан кире элемтә алу буенча кыскача гына сораулардан гыйбарәт.