«МОСТ» ҖЧҖ Мөслим филиалында техник карау уздырылды

2020 елның 11 декабре, җомга

2020 елның 11 декабрендә «МОСТ» ҖЧҖендә тракторларга һәм махсус техникага техник карау уздырылды. Карауга 15 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышына, теркәү документлары, тиешле категорияле таныклыклар, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары булуга аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 2 техник карау акты язылды, калган техника техник карау узу турында таныклык алды.

Рамил Зарафетдинов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International