Чистай муниципаль районында – «Снегоход -2020» операциясе

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

2020 елның 13 декабрендә, Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, балык саклау инспекторы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы белән берлектә, «Снегоход-2020» операциясе уздырылды. Тикшерү барышында 5 кар чанасы тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 1 күрсәтмә һәм 2 карар чыгарылды.

Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International