Лаеш муниципаль районында – «Снегоход-2020» операциясе

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең «Снегоход» операциясен үткәрү турындагы боерыгы нигезендә, 2020 елның 12 декабрендә Кама елгасы акваториясендә төрле юлдан йөри торган мототранспорт чараларын кулланганда хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд үткәрелде. Операция барышында тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык һәм башка куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре тикшерелде. Рейдта Россия ГТХМ Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Лаеш муниципаль районы инспекторлары, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлеге җитәкчесе катнашты. Рейд барышында 22 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Административ хокук бозулар турындагы кодексның 9.3 статьясы буенча 8 беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International