9 декабрьдә «Арча агросәнәгать һөнәр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең Балтач муниципаль районындагы 2 нче филиалы базасында үзйөрешле техникага ел саен уздырыла торган техник карау уздырылды, анда 8 берәмлек техника күрсәтелде. Уздырылган техник карау барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктылык җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 8 берәмлек техник карау таләпләренә җавап бирә иде, аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.