12 декабрьдә, «Снегоход-2020» операциясен уздыру кысаларында, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге тарафыннан Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, ТР буенча Балык саклау инспекциясе хезмәткәрләре катнашында Идел елгасы акваториясендә уртак рейд уздырылды, тикшерү барышында теркәлмәгән кар чаналары, АI категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгыннан башка кар чаналарын эксплуатацияләү һәм балык тоту кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. Операция барышында теркәлмәгән өчен 9.3 статья буенча 1 карар чыгарылды. Транспорт чарасын йөртүчеләр белән хокук бозуларны чикләү буенча профилактика эшләре уздырылды.
http://efir24.tv/kazan/programs/gorod/12.12.2020/