2020 елның 1 декабрендә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «AII, С, D, Е,» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерлек һәм яңадан әзерләнү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре: директорның өстәмә белем бирү буенча урынбасары Воробьев А.В. һәм өлкән мастер Галиев Н.Г. катнашты.
Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Сынау бирергә тиешле 12 кандидатның 11 имтиханны уңышлы тапшырды, 1 кеше сынауга килмәде. 7 көн узгач имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә ш. һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.