Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе боерыгы нигезендә Әлки муниципаль районында сәнәгать предприятиеләрендә техник караулар уздыру эше дәвам итә. Базарлы Матак авыл җирлегендә техник карау үткәрелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.