2020 елның 26 ноябрендә Кукмара шәһәре һәм Кукмара муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 10 айлык әзерлек узган укучылар арасында «С» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтихан кабул ителде. Имтиханнар үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү, машиналар һәм җиһазларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм йөртү күнекмәләре буенча 4 этапта үткәрелде. Машина йөртү буенча имтихан тапшыру алдыннан үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны имин эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.
Имтиханнарга барлыгы 9 кеше кертелде, шуларның 7се сынауны уңышлы тапшырды.
Алмаз Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.