25 ноябрьдә «Диаз» УПП ҖЧҖ автомәктәбе базасында «В, С» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен сынауга 23 кеше кертелде. Шулар арасыннан 11 кеше сынауның теория өлешне уңышлы тапшырды, «В, С» категориясендәге тракторчы-машинист» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 11 укучы гамәли өлешен уңышлы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшырганнар әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачак. Имтихан тапшырмаучылар өчен кабат сынау 7 көннән соң булачак.
Шияпов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.