Нурлат районында битлек режимын саклау буенча рейдлар үткәрелә

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Нурлат районында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча даими рейд чаралары үткәрелә. Эштә гражданнарга җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында һәм сәүдә объектларында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү кирәклеген аңлатуга төп басым ясала. Монда социаль дистанцияне үтәү, шәхси саклану чараларын куллану керә. Мобиль төркем шәһәрдә дә, авылларда да тикшерүләр үткәрә. Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 6 апрелендәге ПУ-224 номерлы Указы нигезендә Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 өлешендәге 20.6 статьясында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле. Шулай итеп, 2020 елның апреленнән ноябренә кадәрге чорда тупас бозучыларга карата Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат бүлеге тарафыннан 20.6 ст. 1 өлеше буенча 41 беркетмә төзелде һәм карап тикшерү һәм карар чыгару өчен Нурлат районы район судына җибәрелде, шул исәптән ноябрь аенда – 14 беркетмә.

Куркынычсызлыкның гади чараларын үтәп, сез үзегезне генә түгел, җәмәгать куркынычсызлыгын да тәэмин итәчәксез.

Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International